Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ЯЛГАН БЕЛЕШМӘ САТЫП РӘХӘТЛӘНӘЛӘР

    Ел башыннан бирле илдә коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификатлар сату буенча 1188 сайт һәм интернет-сәхифә ябылган яки юкка чыгарылган. Бу хакта, «Роскомнадзор» мәгълүматларына таянып, «Интерфакс» хәбәр итә. Март аенда прививка «ясату» турында белешмәләр сатучы – 1, апрельдә – 5, майда – 7, июньдә 29 сайт бетерелгән. Июль аенда шундый 1146 сайт ачыкланган. Аларның барысы да юкка чыгарылган.

    Исегезгә төшерәбез: июль башында Татарстанда яшәүчеләр коронавирустан вакцинация узу турында ялган сертификат сатып алган өчен җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы турында кисәтелде. Шул ук вакытта Казанның консультация-диагностика үзәгендә эшләүче 21 яшьлек кыз COVID-19 инфекциясеннән прививка «ясату» турында ялган белешмәләр сатуда шикләнеп тоткарланды.

    Реклама

    Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары 0,22 процентка арткан. Бу – Россиядә иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Мәскәүдә һәм Орел өлкәсендә дә шундый ук күрсәткеч теркәлгән. Республикада соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус табылган. Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыруның барлыгы 23 823 очрагы теркәлгән.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер