Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
"Ялкау хатын" запеканкасы
"Бүген ни пешерим икән?" - дип баш ватмагыз. Сезнең өчен "Ялкау хатын" запеканкасы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк:
Туңдырылган пилмәннәр - 800 г
Суган - 2-3 данә
Каты сыр - 100 г
Йомырка - 4 данә
Майонез (яки каймак) - 250 г (тәм буенча)
Тоз-1-2 бал кашыгы
Борыч (тәме буенча)
Туралган укроп яки суган кыягы
Туңдырылган пилмәннәрне бер катлам итеп, табага салабыз. Тоз һәм борыч өстибез. Өстенә турап кыздырылган суган салабыз. Савытта йомырканы майонез, тоз белән болгатабыз. Катнашманы табада пилмәннәр белән каплыйбыз. Өстенә сыр кырабыз, Запеканканы 200-220 градуста 40 минутка духовкага куябыз. Әзер ризыгыбызга туралган суган кыягы, яки укроп сибәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз