Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ЯНӘ КЫЗУ АТНА...

    Казанда температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

    «РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, 15 августка кадәр Татарстан башкаласында һава температурасы климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Шәһәрдә төнге температура да югары булачак - 20 градуска якын. Без хәзер антициклонның көньяк перифериясендә торабыз», — диде ул.

    Реклама

    Антициклон вакытында җәйге чорда шактый югары температура саклана. Эсселек атна буе торачак. Шимбә һәм якшәмбе көндезге сәгатьләрдә температура бераз төшәчәк - 26 градус булачак. Шулай итеп, ял көннәрендә эсселек бераз кими. Шулай да тәүлеклек уртача температура нормадан югарырак булачак.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы