Логотип Идель
Яңалыклар

«ЯРАТ» ЯШЬ ГАИЛӘЛӘР ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

Казанлылар лекцияләр тыңлый, белгечләрдән бушлай консультацияләр ала, активлыкта, гаилә фотосессияләрендә һәм конкурсларында катнаша, шулай ук гаилә маркетында товарлар сатып ала алачак.

11-нче июль көнне Горки-Әмәт урманында «Ярат» яшь гаиләләр фестивале узачак. Казанлылар лекцияләр тыңлый, белгечләрдән бушлай консультацияләр ала, активлыкта, гаилә фотосессияләрендә һәм конкурсларында катнаша, шулай ук гаилә маркетында товарлар сатып ала алачак.

Фестиваль 11:00 сәгатьтә иң кечкенәләр өчен «Ползунки наперегонки» узышыннан башланачак. Түләүсез мастер-класслар һәм 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен активлык көн дәвамында, 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр узачак.

 

    Бәйрәм программасы

        11:00-11:30 – иң кечкенәләр өчен  «Ползунки наперегонки» узышы;

        11:30-12:00 – фитнес-разминка;

        13:00-13:20 – F-team чыгышы;

        13:45-14:15 – коляска парады;

        14:15-14:45 – призлар уйнату;

        14:45-15:15 – «Минем гаилә» family look күрсәтү;

        15:15-15:30 – «Пой со мной – Минем белән җырла» иҗади студиясе чыгышы;

        15:30-17:30 – катнашучыларны бүләкләү;

        17:30-18:00 – балалар өчен анимацион интерактив;

        18:00-18:30 –  «Острова сокровищ»тан бию флешмобы.

Шулай ук программада – имезү, бала тапканнан соң тәрбияләү буенча белгечләр, табиб-педиатр, акушерка, фитнес-тренер һәм шеф-повар лекцияләре.

    Лекторий җәдвәле

        11:30-12:00 – имезү һәм ашату буенча консультант Гүзәл Хаметовадан «Яшь әнигә күкрәк сөтен имезүне ничек дөрес итеп оештырырга» лекциясе;

        12:10-12:40 – доула, бала тудырганнан соң тербияләү буенча белгеч Ольга Архиповадан «Әнигә партнер белән бала табу турында нәрсә белергә кирәк» лекциясе;

        12:50-13:20 – Табиб-педиатр Алексей Луцкийдан «Бер яшькә кадәрге балаларның эчләре чәнчү турында мифлар һәм дөреслек»;

        13:30-14:00 – югары категорияле акушерка – бала тудырганнан соң торгызу буенча белгеч Марина Тишунинадан «Бала табуга тәнне дөрес әзерләү серләре»;

        16:15-16:45 – Фитнес-тренер, нутрициолог Илья Павловтан «Ел әйләнәсе яхшы формада булу өчен нәрсә ашарга»;

        16:55-17:25 – Шеф-повар, нутрициолог Марк Окуньнан «Файдалы ризыкны ничек тәмле дә итәргә. Сәламәт туклану буенча лайфхаклар».

«Ярат» фестивалендә катнашу өчен фестиваль сайтында теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев