Логотип Идель
Яңалыклар

“ЯРДӘМ”ДӘ БАЛАЛАР САБАН ТУЕ!

Бүген Казанның "Ярдәм" мәчете янындагы мәйдан иртәдән үк балалар тавышына күмелеп торды. «Ярдәм-Помощь» фонды комплексында  1 июнь Халыкалар балалар көне уңаеннан биредә Сабан туе оештырды.

Бүген Казанның "Ярдәм" мәчете янындагы мәйдан иртәдән үк балалар тавышына күмелеп торды. «Ярдәм-Помощь» фонды комплексында  1 июнь Халыкалар балалар көне уңаеннан биредә Сабан туе оештырды.

Шәһәрнең төрле районнарыннан җыелган нарасыйлар өчен төрле уеннар, конкурслар, спорт ярышлары оештырылды. Кыюрак балалар бил алышуда, кул көрәгендә дә үзләрен сынап карады. Бәйрәмгә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да килгән иде. Бәйрәм алар өчен дә зур шатлык булды. Араларында биючеләр, җырлаучылар, шигырь сөйләүчеләр дә бар иде.

Нарасыйларга шатлык мизгелләре бүләк иткәннәре өчен “Ярдәм”леләргә ата-аналалар зур рәхмәтләрен белдерде.

Исегезгә төшереп узабыз, «Ярдәм-Помощь» фонды комплексында  мондый хәйрия чаралары, балалар өчен махсус бәйрәмнәр еш оештырылып тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев