-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
Ярминкәгә кайчан килергә?
Бу атнаның шимбәсеннән, ягъни 14 сентябрьдән Казаныбызда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Сату һәр шимбә шәһәрнең барлык районнарын да колачлаган 15 мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләр Яңа ел бәйрәменә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Сәүдә мәйданчыкларында халыкта үтемле булган социаль бәягә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һ.б. тәкъдим ителәчәк.
“Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендәге “Радужный” сәүдә үзәге янәшәсендә дә оештырыла. Шулай ук Казанның Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында 7нче номерлы йорт янында һәм Ленинград урамындагы 27нче номерлы йорт янындагы мәйданчыкта узачак.
Вахитов районында ярминкәләр К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында – Краснокококшайский урамындагы “Җиләкле бистәсе” сәүдә үзәге каршында, Ильич урамы буенча 1нче, Батыршин урамындагы 20нче йорт янында, Мәскәү районында – Шамил Усманов урамында Мәскәү базары янындагы узачак.
Яңа Савин районында ярминкә мәйданчыклары Х.Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә комплексы территориясендә, Академик Лаврентьев ур., 10 йорт янында, Идел буе районында – Рихард Зорге ур., 66, кор.1, шулай ук Юлиус Фучик урамы буенча урнашкан 72нче номерлы йорт янында.
Совет районында өч ярминкә мәйданчыгы оештырылачак – “Казан” Агросәнәгать паркында Аграр ур., 2, Дәрвишләр бистәсендә – Липатов ур., 7 адресы буенча урнашкан базар янында һәм Зәкиев ур., 12 йорт янәшәсендә.
Ярминкәләрдә бары тик республикада җитештерелгән азык-төлек продуктлары, авыл хуҗалыгы товарлары гына сатылачак. Сату нокталарын атна саен тикшереп, барлык документлар булуын карап торачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз