Логотип Идель
Яңалыклар

Яшь драматурглар лабораториясе старт алды

2 июньнән 22 декабрьгә кадәр Казанда II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе үтә. Гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр кабул ителә.

2 июньнән 22 декабрьгә кадәр Казанда II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе үтә. Гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр кабул ителә.
 
Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә. 

Пьесаларның иң яхшылары читкалар рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм “Сишәмбе көн кич белән” проекты кысасында куелачак. 

Августның беренче атнасы дәвамында лабораториядә катнашучылар заманча драматургия һәм пьеса язу нигезләре буенча интенсив белем алу курсы узачак, кыйммәтле практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр алачак.

Практик лекция блогы Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикинаның төркем һәм индивидуаль авторлык тренингларыннан тора. Тренинглар барышында педагоглар катнашучыларны төп драматик алымнарга өйрәтәчәк - иҗади потенциалны, актуаль темаларга концентрацияне уятучы кечкенә сәхнәләр һәм эскизлар язудан башлап тулы канлы пьесаны планлаштыруга кадәр. Ркаил Зәйдулла хәзерге заман тематикасына багышланган һәм тарихи пьесалар, инсценировкалар иҗат итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драманың структурасы һәм композициясе буенча кыска лекцияләр курсын укыячак, хәзерге заман драматургиясенең төрләре, жанрлары һәм стильләре турында сөйләячәк.

Белем бирү интенсивы тәмамлангач, катнашучылар ике төркемгә бүленә. Һәр төркем белән бер Россия һәм бер Татарстан педагогы шөгыльләнәчәк. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр лабораториядә катнашучылар остазлар җитәкчелегендә үз пьесаларын язачаклар. Педагоглар шәхси онлайн-консультацияләр аша ярдәм итәчәк. Рус телле педагоглар белән кире элемтә уңайлы булсын өчен пьесалар ике вариантта - рус һәм татар телләрендә язылачак. Кайбер очракларда М.Дурненков һәм Ю.Тупикина рус телендә язылган синопсислар белән эшләргә мөмкин, ә ахыргы әдәби редакция татар телле педагоглар ярдәме белән гамәлгә ашырылачак. Педагогларның парлары арасында шулай ук һәр пьеса буенча даими фикер алышу булачак. Нәтиҗәдә, катнашучылар 2020 елның 1 ноябренә кадәр татар телендә язылган бер пьеса тапшырырга тиеш булачак.

Декабрь аенда Лабораториянең иң яхшы пьесаларын уку оештырылачак. Пьесалар саны чикләнмәгән, лаеклы дип танылган барлык текстлар укылачак.

  Михаил Дурненков
Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында танылган сценарист Юрий Арабов остаханәсендә белем ала. Беренче пьесасын 2001 елда яза.
«Яңа драма» хәрәкәте лидерларының берсе Тольятти драматургы Вадим Леванов нигез салган «Драматурглар цехы» төркеме  әгъзасы. Күпсанлы пьесалар, киносценарийлар авторы.

2011 елдан Россия дәүләт гуманитар университетының (ВГИК) Сәнгать тарихы факультеты базасында Сәнгать практикалары югары мәктәбендә «Драматургия һәм сценар осталык нигезләре» курсын алып бара. Шулай ук МХАТ мәктәп-студиясендә һәм Сәхнә сәнгать эшлеклеләренең Югары мәктәбендә драматурглар һәм театр белгечләренең берләштерелгән курсында укыта.

2013 елдан «Любимовка» яшь драматургия фестивален оештыручыларның берсе.

Михаил Дурненков пьесалары күп кенә Россия һәм Европа театрлары репертуарында бара, алар алман, англиз, фин, белорус, поляк, төрек һәм кастиль телләренә тәрҗемә ителгән.

«Театр Наций»да куелган «Утопия» пьесасы өчен «Хәзерге заман драматургиясе» номинациясендә 2019 елда «Алтын битлек» Милли театраль премиясе лауреаты.

  Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин

Татар язучысы, шагыйрь, прозаик публицист һәм драматург. Муса Җәлил исемендәге (1990), Габдулла Тукай исемендәге (2010) Дәүләт премияләре лауреаты. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Татарстанның халык язучысы (2019).

1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1985 - 1989 елларда «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. 1989 – 2009 елларда «Идел» журналының бүлек мөхәррире хезмәтендә. 2009 елдан Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант. «Кояшлы күзләр» (1984), «Күрәзә» (1988), «Урыс кышын озату» (1993), «Мәгарә» (2005) исемле шигъри җыентыклар авторы. Тарихи темага багышланган «Тимер Буга», «Тәңре кылычы», «Хан һәм шагыйрь», «Шаһгали» һ.б. әсәрләре бар. Драматургия өлкәсендә әдипнең беренче зур уңышы – «Саташкан сандугач» драмасы. Әлеге пьеса 2001 елда Татар академия театрында режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелә. Пьесалары: «Хөкемдар» («Яңа татар пьесасы» конкурсының 2 премиясе, 2003), «Соңгы татар», «Пачпортлы Шүрәле», «Ашина», «Татарча өйләнү» («Яңа татар пьесасы» конкурсының 3 премиясе, 2009), «И минем яктыртучым» («Яңа татар пьесасы» конкурсының 2 премиясе, 2011), «Бүре җиләге» һ.б. Хәзерге вакытта аның әсәрләре буенча спектакльләр Оренбург татар драма, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар, «Әкият» курчак, Буа дәүләт драма һ.б. театрларда бара. 2011 елда Татар академия театрында режиссер И.Зәйниев тарафыннан «Үлеп яратты» пьесасы сәхнәләштерелә. 2014 елда драма әсәрләре җыентыгы дөнья күрде.

Р. Зәйдулланың әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, урыс һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

    Юлия Владимировна Тупикина

Красноярск дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Әдәби иҗат белән 2009 елда шөгыльләнә башлый.

2010 елда Сценаристлар һәм режиссерларның югары курсларында (ВКСР) Олег Дорман һәм Людмила Голубкина кинодраматургия остахәнәсендә белем ала.
«Первая читка», «Действующие лица», «Маленькая премьера», «Волошинский конкурс», «Омская лаборатория» һ.б. драматургия конкурслары җиңүчесе. Николай Коляданың «Евразия» халыкара драматурглар конкурсының беренче премиясе иясе, «Алтын битлек» премиясе финалисты.

2016 елда «Вдох-выдох» пьесасы «Кульминация» конкурсында «Ел пьесасы» исеменә лаек була.

2018 елда Ю.Тупикина сценариясе буенча (автордаш) Алексей Герман (кече) куелышында «Довлатов» фильмы дөнья күрә. Фильм Берлин кинофестивалендә «Berliner Morgenpost» газетасы призына һәм «Көмеш Аю» премияләренә лаек була.

Тупикинаның пьесалары Россия һәм чит илләрдә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Варшава, Нью-Йорк, Екатеринбург, Киров, Прокопьевск, Саратов, Казан (Кариев театры) һәм башка бик күп шәһәрләрдә сәхнәләштерелә. Танылган театр һәм кино режиссерлары: Алексей Герман (кече), Дмитрий Брусникин, Марина Брусникина, Николай Коляда, Олег Липовецкий белән хезмәттәшлек итә.
Пьесалары инглиз, поляк һәм алман телләренә тәрҗемә ителгән.
Театраль хәрәкәттә актив катнаша, лекцияләр, мастер-класслар үткәрә.

     Нияз Рәүф улы Игъламов

Чыганак:  kamalteatr.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Г.Камал театры яңа татар пьесасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев