-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
Әлеге грант «Техник фәннәр» юнәлешендә Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы Россиянең галимнәренә – фән кандидатларына һәм докторларына дәүләт ярдәме күрсәтү уңаеннан тапшырыла.
Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтының машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы профессоры Марат Кәлимуллин бәрәңге игү технологиясен технологик операцияләр белән камилләштерде.
«Бүгенге көндә чит ил техникасы җитештерүчәнлеге, технологик процессны башкару сыйфаты, экономияле булуы буенча безнең аналоглардан күпкә өстенрәк тора, әмма бәясе ягыннан шактый кыйммәткә төшә. Барлыкка килгән вәзгыять авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен чит ил предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә торган барлык механикалаштыру чаралары комплексын сатып алырга мәҗбүр итә, бу илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүен импортка тулысынча бәйле итеп куя», - дип сөйли яшь галим.
Марат Кәлимуллинның тикшеренүләре мөһим проблемаларны хәл итүгә - бәрәңге үстерү технологиясен технологик операцияләр белән камилләштерүгә һәм югары икътисади нәтиҗәгә ирешү өчен эш органнары булдыруга юнәлдерелгән. Камилләштерелгән технология бәрәңге үстерү өлкәсендә эшләүче агросәнәгать комплексы оешмалары өчен билгеләнгән.
Технологияне гамәлгә кертү тагын да югарырак икътисади нәтиҗәгә ирешергә һәм чит ил авыл хуҗалыгы техникасын үзебезнекенә алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз