-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яшь галимнәрне «Татар гыйлеме» фәнни мәктәбендә катнашырга чакыралар
2022 елның 7-9 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә төрки телле китап тарихына багышланган ел саен үткәрелә торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Фәнни мәктәпне оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, талантлы яшьләрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга җәлеп итү, яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның үзара аралашуын арттыру.
Фәнни мәктәп программасында чыганакларны өйрәнү фәне, сәнгать белеме, археография өлкәсендәге Россия һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы галимнәрнең чыгышлары каралган. Чарада Үзбәкстан, Әзербайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашачак.
Чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры, Расулов Абдулла Нуритдин улы; филология фәннәре докторы, Әзербайҗан фәннәр академиясенең Мөхәммәд Физули ис. Кулъязмалар институтының бүлек мөдире Багиров Акрам Дахилоглы; филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам кулъязмалары үзәге мөдире Аникеева Татьяна Александровна; сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире Әхмәдуллин Марс Лирон улы; тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Вовин Алексей Александрович; филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы; Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.
Пленар утырыш 2022 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында узачак. 7-9 декабрьдә буласы секция утырышларында галимнәр тарафыннан мәктәп тематикасы буенча лекцияләр укылачак.
Чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз