-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
Татарстандагы иң кирәкле һөнәр ияләрен атаганнар Татарстанда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, механик-җыю эшләре слесарьлары.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Яшь килен” проектының 8нче сезоны төгәлләнде
Рабигыль-ахир аеның 24нче көнендә (19нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә мөселман яшьләре арасында популярлык казанган “Яшь килен” курсларының җиденче сезоны төгәлләнде. MUSLIMMOL мөселман яшьләр хәрәкәте чаралары һәрвакытта заманча, иҗади, эчтәлекле уза, “Яшь килен” проектының саубуллашу кичәсе дә искәрмә булмады, ул гадәттәгечә Коръән аятьләре уку һәм Аллаһка якынаю, иминлек, күңел тынычлыгы, гаиләдә бәрәкәт сорап дога кылу белән башланды. Бу юлы проектта 50 мөслимә катнашты. Алар курсларны тәмамлап матур итеп эшләнгән дипломнар алды.
Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырылды. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнде.
Берничә ай эчендә мөслимәләр укырга йөреп белем туплады һәм алар соңгы дәрестә үзенчәлекле имтихан тотты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу лекцияләр яшь киленнәр тыңлый алсын өчен проектның махсус чатларына урнаштырылды.
Өч сәгатькә якын дәвам иткән хушлашу кичәсендә гаилә мохите хөкем сөрде. Татарстан мөфтиятенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова курсларны тәмамлаучыларның тормышта кирәкле белемнәр алуын, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек булуларын билгеләп үтте. Коръәннән аятьләр китереп, ул “Аллаһы Тәгалә хатын-кызларны зурлады” дип әйтте. Айгөл ханым шулай ук гыйлем алу һәм таратуның фазыйләтләре турында сөйләп, Нәзарәт күпләгән белем бирү һәм яшьләр проектларын тормышка ашыра дип, мөслимәләрне хезмәттәшлеккә чакырды. Иҗади кичә мөнәҗәтләр, дустанә аралашу, татар гаиләсе традицияләренең күркәм мисаллары, катнашучыларның рәхмәт сүзләре белән дәвам итте. Кызлар әлеге проектның файдалы булуы турында җиткереп, Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәрне гаилә тормышыбызда кулланырга насыйп итсен дип теләкләрен җиткерделәр.
Белешмә.
«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.
Чыганак: ДУМ РТ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз