Логотип Идель
Яңалыклар

"Яшь талантлар" пьесалар конкурсына ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ

Төп шарт: пьесаның эчтәлегендә татар халкының традицияләре, көнкүреше, милли мәдәнияте чагылырга тиеш.

Театр сөючеләр өчен «Молодые таланты - Яшь талантлар» пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурс социаль мөһим проектларны тормышка ашыручы оешмаларга республика бюджетыннан субсидия бирү конкурсында җиңү яулаган иҗади проект кысаларында үткәрелә. Төп оештыручы — Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе.  Бәйгедә иҗат өлкәсендә тәҗрибәсе булган 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала.

Төп шарт: пьесаның эчтәлегендә татар халкының традицияләре, көнкүреше, милли мәдәнияте чагылырга тиеш.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә: татар телендә балалар өчен пьеса, рус телендә балалар өчен пьеса, татар телендә пьеса һәм рус телендә пьеса. Гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр “Конкурс пьес” тамгасы белән tatrf@mail.ru почтасына кабул ителә.

Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе сайты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев