-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Яшь тамашачы театры тәүге моноспектаклен тәкъдим итә
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры үз тарихында беренче моноспектакль - Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” исемле яңа монодрамасын тәкъдим итә. Монодрама премьерасы 5 һәм 14 март көннәрендә узачак.
“Микулай”ны сәхнәгә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куйды. Микулай ролендә – Г.Кариев исемендәге театр артисты Фәнис Кәлимуллин һәм Г.Камал исемендәге театр артисты Олег Фазылҗанов икесе ике составта уйнаячак.
“Монопьеса – сәхнәгә кую өчен авыр жанр. Монда төп рольдә уйнаган артист зур көч куярга һәм бөтен талантын күрсәтергә тиеш, чөнки зур залны тотып торыр өчен бик күп энергия таләп ителә. Актер уңышы һәм уңышсызлыгы өчен дә үзе генә гаепле”, - ди режиссер.
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов: "Миңа керәшен йолалары, гореф-гадәтләре яхшы таныш, шулар арасында аунап үстем. Төп герой белән охшашлыгым шул: мин авылымны, кешеләрен, аларның кешелеклеген, кунакчыл чын табигыйлекләрен яратам. Кызганыч, авылыбыз акрынлап кимүгә бара, ә мин шуңа карамастан йорт салып ятам һәм киләчәк турында кайгыртучы, үз авылын, телен яратучы Микулайлар күбрәк булуын телим. Спектакльдә уйнарга ризалашуым да шуның белән бәйле".
Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер көне аркылы авыл тарихы сурәтләнә. Микулайның хыялы – үзе ясаган сыннар урынында чын кешеләрне күрү. “Чүк-чүк” уены герой тарафыннан яңгырны гына түгел, халыкны авылга чакыру булып та кабул ителә.
Пьеса глобализация чорында күп кенә кечкенә милләтләрнең теле, мәдәнияте, йолалары юкка чыгуы турында чаң кага. Спектакльдә керәшен халкының борынгы җырлары яңгырый (“Пыяла күкәй” җыры яңа яңгырашта), гореф-гадәтләр искә алына, дини мотив күтәрелә.
Әсәрдән аермалы буларак, Ренат Әюпов бу авылга тереклек кертү, милләтне саклау нияте белән башка финал тәкъдим итә. Режиссерның бу һәм башка идеяләре белән тамашачы спектакль премьерасында очрашачак.
Рәссам – Булат Гыйльванов, Б. Урманче һәм М. Җәлил премияләре лауреаты; этнофольклор буенча консультант – Геннадий Макаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; балетмейстер – Илдус Биктаһиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; хормейстер – Лилия Зәйнуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз