Логотип Идель
Яңалыклар

Яшь татар лидерлары татар мирасы белән танышты

8-12 декабрь көннәрендә «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе кысаларында «Татарское наследие – Татар мирасы» дип аталган этномәдәни яшьләр форузы оештырылды.

8-12 декабрь көннәрендә «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе кысаларында «Татарское наследие – Татар мирасы» дип аталган этномәдәни яшьләр форузы оештырылды.

Оештыручылар булып Милләт эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тора.

Чараның максатлары – Татар халкының, Татарстанның тарихы, этник, мәдәни төрлелеге белән һәм аның ил тарихында тоткан урыны белән таныштыру; Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар арасында милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту; Милләтара аралашу культурасын формалаштыру һәм коммуникатив осталыкны үстерү.

Форумда төрле милләт вәкилләре, федераль милли-мәдәни автономияләрдәге яшь автивистлар катнашты.

Катнашучылар шамаил сәнгате белән таныштылар, агач, ювелир, эшләнмәләр, чигү, татар халкының милли киемнәре, күн мозаика техникасы белән эшләнгән әйберләр тәкъдим ителгән, Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумы күргәзмәсен карадылар. Шулай ук кызлар-егетләр, «Татмедиа» АҖ һәм Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең уртак проекты булган, «Татар иле» күргәзмәсе белән дә таныштылар. Катнашучылар РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов, «Татмедиа» АҖ PR-директоры Л.Н.Сафина, Россия рәссамнар берлеге, РФ һәм ТР рәссамнар идарәсе әгъзасы Г.И.Исмәгыйлева-Гатиатуллина белән очрашты, үзләре тәкъдим иткән оешмалар, яшьләр өчен оештырыла торган чаралар белән таныштырды.

Делегатлар өчен мәдәни программа да оештырылды: Казанның тарихи урыннары буенча экскурсия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карау.

Чыганак: "Идел" яшьләр үзәге

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев