-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
Яшь ярымлык кызын суеп үтергән атаны экспертизага җибәргәннәр
Быел июль аенда фатирда үзенең яшь ярымлык кызын суеп үтергән ир-атны Мәскәүгә психиатрия экспертизасына озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Ир-атка комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Моның өчен аны Мәскәүгә Сербский исемендәге Федераль психиатрия һәм наркология медицина тикшеренү үзәгенә озатачаклар», - диде Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 3 июль көнне Камил Якуп урамындагы йортларның берсендә ир-ат үзенең кызын суеп үтергән. Ул сабыйның муенына өч тапкыр пычак белән кадаган.
Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салырга омтылган – тәнен берничә тапкыр пычак белән яралаган. Хастаханәдә ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң аны кулга алганнар.
Тикшерү комитеты аңа карата җинаять эше кузгаткан. Казанның Вахитов районы суды ир-аты кулга алып тикшерү изоляторына озаткан.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз