Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    "ЯШЬ ГАИЛӘ" ФАТИРЛЫ ИТӘ

    Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатирлы булган.

    Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Яшь гаилә» программасы буенча 1009 гаилә хисапка куелганын әйтте.

    «Шулардан 490 гаилә торак белән тәэмин ителгән, калганы төзелеш тәмамлануын көтә һәм фатирлы булачак», — диде.

    Реклама

    Ул ире яки хатынының яше 35 тән артмаган яшь гаилә башкарма хакимият органына торакка дип чиратка баса алганын искәртте. Хисапка баскач туган һәр балага 200 мең сум акча бирелә.

    «Элек кеше бюджет өлкәсендә, я соципотека программасын финанслый торган предприятиедә эшләргә тиеш дигән таләп бар иде, хәзер кереме булган һәр яшь гаилә чиратка басарга хаклы», – диде Булат Гыйльманов.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы