Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2834
      0
      6

    «ЯШЬ КИЛЕН» ПРОЕКТЫНА ТЕРКӘЛҮ БАШЛАНДЫ

    Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында иң популяр проектларның берсе булган «Яшь килен» проектының яңа сезонын башлап җибәрә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    2 ай дәвам итәчәк махсус программа гаилә булдыру өчен тирән белем һәм эчке үзгәрешләр таләп ителгәнен аңлаучы яшь кызларга исәпләнгән.

    Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.

    Реклама

    Курсларда катнашучыларны 10 очрашу — танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч, танып белү лекциясе, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр, аш-су остасыннан мастер-класс, кинозалга бару, тематик фотосессия һәм башкалар көтә.

    Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде.

    Курслар 22 октябрьдә башланачак.

    Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18 (эш көннәрендә 09:00–дән 17:00–гә кадәр). Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/01-10-2020/tatarstanda-kyzlar-chen-yash-kilen-proektyna-terk-l-bashlandy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр