Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "ЯШЬ ТАЛАНТЛАР" БӘЙГЕСЕ БАШЛАНЫП КИТТЕ

    "Яшь талантлар" үзешчән һәм һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсының  оештыручысы: Татар федераль милли мәдәни автономиясе.


    Конкурс Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче буларак, иҗади проект кысаларында үткәрелә.


    Конкурсның үзенчәлеге һәм мөһим критериясе - драматургик материалда һәм пьесаның эчтәлегендә татар халкының милли мәдәниятен, милләтебезнең тормыш рәвеше, этник үзенчәлеген чагылдыру мөһим шарт.


    Конкурста 35 яшькә чаклы авторлар татар һәм рус телләрендә иҗади материаллары белән катнаша алалар!


    Конкурста 4 номинация бар:
    - балалар өчен татар телендә пьеса;
    - балалар өчен рус телендә пьеса;
    - татар телендә пьеса;
    - рус телендә пьеса.
    Конкурска гаризалар һәм пьесаның тексты оештыручының электрон почтасы аша 2020 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Моның өчен пьесалар tatrf@mail.ru  адресы буенча «Конкурс пьес «Яшь талантлар»  тамгасы белән җибәрелә. 
    Конкурсның тулырак кагыйдәләрен Татар федераль милли мәдәни автономиясе сайтында карый аласыз: fnkat.tatarstan.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"