Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ЯШЬ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН ЮЛ КАРТАСЫ

    Татарстанда яшь педагогларны мәктәпләргә беркетү буенча юл картасын кабул иттеләр. Аны үтәү укытучыларның мәктәп коллективларында адаптация срокларын киметүгә китерәчәк дип саный партиянең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сайтында хәбәр ителә.

    Юл картасы нигезендә, республикада педагогларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларның хезмәтен популярлаштыру буенча тулы бер чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла.

    «Педагог белеме алучы студентларның киләчәктә эшкә урнашачак оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең төрле вариантлары, шул исәптән практика, виртуаль экскурсияләр, презентация һ.б. планлаштырылган», — диелә хәбәрдә. Моннан тыш, яшь укытучылар методик берләшмәләр эшендә катнашачак.

    Тимирясова фикеренчә, илкүләм проектлар һәм республика максатчан программалары ярдәмендә Татарстанда социаль һәм мәгариф инфраструктурасы сизелерлек яхшыра. «Тормыш һәм һөнәри уңайлылык факторы, талантлы педагогларга грант ярдәме күрсәтү программаларының күп булуы яшь укытучыларның карьера өметләрен акларга мөмкинлек тудырачак һәм аларны үзләрен иҗади яктан ачуга стимул бирәчәк», — диде ул.

    Чыганак: Татар-информ

    Фото: Рамил Гали

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!