ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
Премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, чәчмә әсәр иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, кече жанрларны үстерү, яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын тере әдәби процессның феноменына җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелды.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә «чәчмә әсәр» (хикәя, новелла, повесть, нон-фикшн) һәм «әдәби тәрҗемә» жанрларында үзләрен сыный торган яшь язучылар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала. Яшь чикләре: 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәр. Конкурсның тагын бер максаты – яшь тәрҗемәчеләрне Шәриф Камал иҗаты белән таныштыру, әдәби тәрҗемә юнәлешен үстерү, татар классик язучысының әсәрләрен чит телләрдә укучыларга да таныту.
Премия берничә этапта үткәрелә:
1) 15 нче декабрьгә кадәр яшь язучыларның һәм тәрҗемәчеләрнең әсәрләре туплана һәм конкурсны оештыру комитетының электрон почтасына kamalpremiyese@yandex.ru җибәрелә.
2) Экспертлар тупланган әсәрләрне һәм тәрҗемәләрне сайлый, яшь авторлар белән остаханәләр, вебинарлар уздыра. Бу этапта комиссия әгъзалары һәм яшь иҗатчылар белән таныштырабыз.
3) Конкурс нәтиҗәләре декабрь азагында билгеләнә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Җиңүчеләргә премияләр тапшыру тантаналы рәвештә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) уздырыла.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия турында Нигезләмә кушымта итеп бирелә.
«Идел» журналы 16+
Теги: шәриф камал әдәби премия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев