Логотип Идель
Яңалыклар

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ЭЛЕКТРОН ҖЫЕНТЫГЫ ЧЫКТЫ

Бәйгедә катнашкан яшь язучыларның әсәрләрен туплап электрон җыентык чыгарганнар.

«Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы «Яшь талантлар» Үзешчән театр коллективлары өчен пьесалар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бәйгедә катнашкан яшь язучыларның әсәрләрен туплап электрон җыентык чыгарганнар. Бу хакта «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән субсидия хисабына үткәргәннәр.

«Бәйгенең максаты — яшь һәм талантлы авторларны үзешчән театрлар өчен пьесалар язарга рухландыру. Драма әсәрләрендә татар халкының традицияләре, этник үзенчәлекләре, тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш табарга тиеш», диелә бу хәбәрдә.

Конкурска 35 яшькә кадәрге яшь драматурглар — барлыгы 34 автордан 35 гариза килгән. Бәйгегә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә (рус, татар теләрендә) әсәрләр кабул ителде. Җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карап була.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев