-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ
"Яшь йөрәкләр" бәйгесендә катнашырга теләгән милли үзешчән җыр авторларыннан гаризалар кабул ителә башлады, дип яза "Татар-информ".
Бәйгене оештыручы, продюсер Җәүдәт Гыйльманов әйтүенчә, Республикабызның төрле авылларында, шәһәрләрендә һәвәскәр авторлар бик күп. Алар үзләре өчен генә җыр һәм көй язгалый, ләкин зур аудиториягә чыгармый.
- Без шундый талантлы авторларны халыкка, популяр җырчыларга таныту максатыннан өченче "Яшь йөрәкләр" бәйгесе башлануын игълан итәбез, — ди ул.
Узган елгы бәйгедә татарлар, башкортлар, марилар, чувашлар, удмуртлар үз телләрендәге җырлар белән катнашкан. Гариза җибәрүчеләр арасында Эстония һәм Үзбәкстан вәкилләре дә булган. Шулай ук Магнитогорск, Омск шәһәрләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикаларыннан да авторлар килгән.
- Бәйгедән куркырга кирәкми, чөнки без профессионаллардан һәм танылган авторлардан гаризалар кабул итмибез. Максатыбыз - җырга уңай яки тискәре бәя бирү түгел, ә талантлы кешене интернет, радио, телевидение аша халыкка күрсәтү!, — диде Җәүдәт Гыйльманов.
Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
Бәйгедә катнашырга теләүче гаризаны 2021 елның 31 мартына кадәр "Яшь йөрәкләр" сайтына юллый ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз