-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН 13 ПРОЕКТ ТОРМЫШКА АШЫРЫЛГАН
Агымдагы елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 13 проектны тормышка ашырды, дип яза "Татар-информ".
Мөфтият 2020 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендәге эшчәнлеген шундый күрсәткечләр белән тәмамлый. Коронавирус пандемиясенә карамастан, ел башында игълан ителгән барлык башлангычлар да, шул исәптән онлайн рәвештә дә, тормышка ашырылды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләрен берләштерү өчен гамәлгә куелган иң мөһим инициативалары арасында — мөселман яшьләренең кышкы һәм җәйге форумнары, «Ислам: беренче адымнар», «Лекторий», ир-атлар өчен «IMAN» проекты, хатын-кызлар өчен «Яшь килен» проекты, «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Чиста мәчет» проекты, хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курслары, «30/40» проекты, джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Бөтенроссия турниры, шулай ук Татарстан мөфтиенең волонтерлар һәм яшьләр активы белән очрашулары, Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре һ.б. бар.
Әмма, яшьләр өчен традицион проектлардан тыш, быел, коронавирус пандемиясе аркасында илдә килеп туган хәлләрне исәпкә алып, мөселман яшьләре өчен 3 яңа онлайн-мәйданчык та тәкъдим ителде: «Мuslimmol» онлайн-мәдрәсәсе», «Яхшы гадәтләр марафоны» һәм Рамазан аенда «Коръән мәктәбе».
ТР Диния нәзарәте алып барган яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Бүгенге көндә ТР Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1400дән артык кеше теркәлгән. Аларның яше — 14тән 80 яшькә кадәр. Алар ел саен традицион Республика ифтарын, Болгар җыенын, «Рамазан — игелекле эшләр ае», «Чиста мәчет» акцияләрен оештыруда һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен җыю һәм таратуда, гошер сәдакасын җыю һәм бүлүдә катнашалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз