-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН #ӘДӘБИМАРАФОН БӘЙГЕСЕ БАШЛАНЫП КИТӘ
1 нче июльдә #әдәбимарафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы XII бәйгесе башланып китәчәк! Бу хакта Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсе хәбәр итә.
Проектны Татарстан язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды. Рәсми партнерлары: Татарстан китап нәшрияты һәм «Китап» радиосы оештыра. Марафонда Татарстанлылар гына түгел, Русиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәп белем алган 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала.
Проектның максаты - татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә яхшы гадәт — даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә әһәмиятле эш башкару.
Финалистларны ачыкланган вакытта шулай ук язмаларыгызның башка кулланучылар өчен никадәр кызыклы булуы, сезгә ияреп никадәр күп кешенең татарча китап укуы, хэштегларның дөрес кулланылуы (язмаларны татар хәрефләре белән хатасыз язу таләп ителә!) һ.б. параметрлар игътибарга алыначак.
Гаризалар 01.07.2020 22:00 кадәр кабул ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз