Логотип Идель
Яңалыклар

“ЯШЬЛӘР ТУКТАЛЫШЫ” 20 ЯШЕН НИЧЕК УЗДЫРАЧАК?

20 ел элек “ТРТ” каналында “Яшьләр тукталышы” тапшыруы беренче тапкыр эфирга чыга.

20 ел элек “ТРТ” каналында “Яшьләр тукталышы” тапшыруы беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче алып баручысы “ШАЯН ТВ” каналының Башкарма директоры – баш мөхәррире – Рамилә Сәхабетдинова. Ул шулай ук эфирга шимбә көнне 21:00 чыккан. Хәзер дә кире үз урынына кайтты.

“Без элеккеге традицияләргә таянып, яңа форматта эшләргә тырышабыз. Яңа сәхифәләр барлыкка килде, яңа геройлар. 20 ел – бик зур вакыт. Без хәзер чыгучы “ТНВ” кааналыннан да олырак бит хәтта (аңа быел 18 яшь тулды). Шуңа күрә “ЯшьТук”та эшләүне бик зур җаваплылык дияр идем” – ди “Яшьләр тукталышы”ның хәзерге мөхәррире һәм алып баручысы Зөлфия Хәсәнова.

20 ел буена берничә буын коррсепондентлар һәм алып баручылар алышынды. Венера Аитова, Зөлфәт Зиннуров, Айсылу Лерон, Марсель Әхмәдуллин һ.б. бик күп популяр медиашәхесләр үз эшләрен “Яшьләр тукталышыннан” башлаган. Алар әлеге тапшыруны тормыш мәктәбе дип тә атыйлар, чөнки алар күп нәрсәгә  шунда өйрәнгән.

Бәйрәм чыгарылышында күп буын алып баручылар бергә җыела! Элеккеге кебек бергә алып барып кына калмый, ә хәзерге хәбәрчеләр белән бергә сюжетлар да ясыйлар.

“Яшьләр тукталышы”ның 20 яшьлек Туган көне чыгарылышын 3 октябрьдә “ШАЯН ТВ” каналында 21:00, 4 октябрьдә “ТНВ” каналында 9:45 сәгатьтә карый аласыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев