Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1897
      0
      6

    ЯШЕН, ЯҢГЫР, ҖИЛ...

    Киләсе ял көннәрендә Татарстанда яңадан һава торышы бозылачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Бүген, 28 августта, кыска вакытлы яшенле яңгырлар, җил булачак.

    Шимбә, 29 августта, республикада урыны белән яшенле яңгырлар явачак һәм көчле җил булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 13тән 18 градуска кадәр һәм көндез 22дән 27 градуска кадәр булачак.

    Якшәмбе, 30 августта, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак, урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны бераз түбәнәя: төнлә +11, +16 градуска кадәр, көндез +21, +26 градуска кадәр.

    Метеорологлар киләсе атна башында Татарстан территориясендә көндезге температура 25-30 градуска кадәр җылы булыр дип көтә. Дүшәмбе, 31 сентябрьдә, явым-төшем ихтимал. Әмма сишәмбе, 1 сентябрьдә, республикага чираттагы атмосфера фронты якынлаша - урыны белән яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал, диелгән хәбәрдә. 

    Чыганак: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу