ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк «Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.
-
Тукай премиясе быелдан ике тапкыр арта – 1 000 000 сум булачак Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте.
-
ТР Милли китапханәсендә фәнни лекцияләрдә космос серләре турында фикер алышачаклар «Галәмнең караңгы матдәсе» лекциясе узачак. Анда билгесез караңгы матдәнең Галактикага һәм йолдызларга йогынтысы турында фикер алышачаклар.
-
Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан котлавы Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 6 июньдә, Татарстанда төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр, шулай ук көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.
Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, һава шартлары начарлану үзәге Көнбатыш Себергә туры килгән циклон йогынтысына бәйле.
Төнлә 10 градус җылы, ә көндез +23, +28 градус җылы булачак, дип яза Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз