-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Яшьлегем бер көнгә әйләнеп кайтса": Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең КАРТАЙГАН ФОТОСЫН күрсәтте
Бу арада социаль челтәрләрдән кулланучылар махсус кушымта ярдәмендә фотоларда үзләрен картайган итеп күрсәтү белән мавыга. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бу дулкынга ияреп, инстаграмда фто урнаштырып, моңа карата үз фикерен белдергән:
– Мондый эксперимент күпчелек кешене көлдереп кенә калмыйча, киләчәк картлык турында уйланырга мәҗбүр итә. Тормыш көзе безгә нәрсә алып килер – бәхет яки ялгызлыкмы? Хезмәт җимешләребез куандырырмы? Җыерчыкларыбыз горурланырлык булса, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тормыш тәҗрибәбез турында оялмыйча сөйли алсак, әйбәт тә бит. Әмма Аллаһы Тәгалә бу көннәрне күрергә язгандырмы – билгесез. Һәр буын икенчесенә тормышның бер мизгел генә булуын, кирәкле гамәлләрне кирәксездән аера белергә һәм аларны Раббыбыз ризалыгы өчен, Аның ярлыкавына һәм бүләкләренә өмет итеп кылырга кирәклеген өйрәтә. Гыйбадәт кылу, балаларны тәрбияләү, ата-анага хөрмәт күрсәтү, мохтаҗларга ярдәм итү – иң бәхетле кешеләр бу дөньядан шундый гамәлләр белән китә. Әбү әл-Утахия болай дигән: "Яшьлегем бер көнгә әйләнеп кайтса, мин аның картлык көнемдә ниләр китерүеннән зарланыр идем". Ә сез иртәгәсе көн өчен бүген ни эшләдегез? – дип ул.
matbugat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз