Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    "Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады

    Россиядә “Белемдә – көч!” яшьләр берләшмәсе оешты. Бу хакта “Российская газета” басмасына сылтама белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. 

    Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача. Берләшмә кысаларында укучылар белем бирү чараларында, интеллектуаль бәйгеләрдә катнашачаклар, шулай ук остазлар белән бергә проектлар башкару мөмкинлегенә дә ия булачаклар. 

    Реклама

    “Төрле регионнардагы яшьләрне берләштерү зур әһәмияткә ия. Алар галимнәр, педагоглар, экспертлар белән фикер алышсын, теге яисә бу юнәлеш буенча проектларын тәкъдим итә алсын өчен кирәк бу берләшмә”, дип аңлата Мәгариф министры Сергей Кравцов.

    Берләшмә биш юнәлештән гыйбарәт. Тарих, җәмгыять белеме, туган якны өйрәнүчеләр өчен – “Дөреслектә көч!”, физика һәм робототехника белән кызыксынучылар – “Энергиядә көч!”, профиль буларак информатика һәм математиканы сайлаучылар өчен “Технологиядә – көч!” юнәлешләре каралган. “Сүздә – көч!” юнәлеше рус теле һәм әдәбияты, шулай ук иҗади индустрияләр өлкәсендә кайнаучыларны берләштерсә, “Ачышта – көч!” юнәлеше география, биология, химия һәм экология фәннәрен үз эченә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!