-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яшьләр киңәше: Тәрбияле кеше беркайчан да бирмәячәк 6 сорау
Кеше белән матур һәм дөрес итеп аралаша белү – үзенә күрә бер сәләт! Кайчакта әдәпле кешеләр дә, явыз ниятләре булуына карамастан башка берне кирәкмәгән сорау биреп уңайсыз хәлгә калдырырга мөмкин. Әйбәт кенә сөйләшеп торганда да кайчак, кеше кинәт теләмичә генә җавап бирә башлый, яки бөтенләй үз эченә бикләнә. “Идел” журналы уңайсыз сорауларга анализ ясады, һәм мондый нәтиҗәләр ясады. Бу сорауларны бирмәскә киңәш итәбез.
Сорау: “Бу сезнең әниегезме/ әбиегезме/ирегезме?”
Әгәр алдыгызда торган кешеләрнең бер-берләренә кем булуларын төгәл белмисез икән, башыгызга килгән вариантларны санарга ашыкмагыз, иң яхшысы бөтенләй сорамаска. Кеше кирәкле дип тапса, таныштырганда бу хакта үзе әйтәчәк, ә инде әйтми икән, димәк белүегезне теләми. Сез әнисен апасы, апасын әнисе дип бутап, кешене уңайсыз хәлгә куерга мөмкинсез. Бу аларга ошамаска мөмкин. Әңгәмәдәшчеләрнең сөйләменә һәм үз-үзләрен тотышына карап, бер-берсенә кем булулары турында нәтиҗә ясау күпкә җиңелрәк һәм урынлырак булыр.
Сорау: “Сез күптәннән бергәме?
Кешеләр мөнәсәбәтләре турында сөйләшергә яраталар. Үзләренеке турында да һәм кешенеке турында да бик теләп сөйлиләр. Әгәр дә әңгәмәдәшчеләр, күптән бергә булулары турындагы яки киресенчә аерылышулары турындагы мәгълүмат белән уртаклашырга ашыкмый икән, бу турыда сорарга кирәкми. Бу бик ямьсез күренеш. Сез бу сорау белән аларны уңайсыз хәлаткә куясыз.
Сорау: “Кайчан бала алып кайтасыз?”
Балалар темасына кагылган әңгәмәдәшчене уңайсыз хәлгә куя торган тагы бер-ике уңайсыз сорау бар:
- Балаларыгыз бармы?
- Әллә бала көтәсез?
- Малай булуын телисезме, кызмы?
Балалары күп булган әнидән: “Боларның барсы да сезнекеме?”дип сорасалар, ул елмаеп кына карыячак. Чөнки, бу сорауга ияләшкән һәм ул инде бу сорауны күрә алмый. Әлеге сорау балалары булмаган гаиләләрне үпкәләтергә мөмкин. Яисә таза хатыннарга “килограммыгыз артык” дигән төрттерү кебек килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, андый уңайсыз хәлгә калып, кешене үпкәләтмәс өчен, мондый сораулар бирмәскә киңәш итәбез. Яшьләр дә “Бала табарга вакыт” дип тукып торганны яратмый. Әгәр андый планнары булып сезнең белүегезне теләсәләр, мөгаен, сезгә хәбәр итәрләр иде.
Сорау: “Бөтенләйгә шулай каламы?”
Әлбәттә, күзгә күренеп торган җитешсезлекләр яки сәламәтлегең белән бәйле проблемалар турында кешегә сөйләп йөрмисең.Тик еш кына кешеләр тышкы кыяфәт үзенчәлекләре турында уңайсыз сораулар биреп уңайсыз хәлгә куялар. Әлеге сорауларны бирүдән тыелып калырга киңэш итәбез:
- Авырттымы?
- Бу чынмы? Үзеңнекеме?
- Кайсы җирдә ясаттың?
Таныш булмаган кешеләргә үз татуировкалары, пирсинглары турында җентекләп сөйләү бик аз кешеләргә генә ошый. Күп кеше бу турыда сөйләргә яратмый, сер булып калуын тели. Таныш булмаган кешеләрне, чәчләрен, тәннәрен рөхсәтсез тотып карарга кирәкми - бу этикет кагыйдәләрен бозу һәм кешенең шәхси пространствосына кул сузу.
Сорау: “Нәрсәгә инде бу сиңа?”
Шөгыль турында сөйләшү әңгәмә өчен менә дигән тема. Уртак темага сөйләшү таныш булмаган кешеләрне дә бик тиз якынайта. Чөнки син яраткан эшең турында сөйлисең. Әмма, хәтта,бу очракта да әңгәмәдәшеңнең кәефен төшерә алырлык сораулар бар. Мәсәлән, “Нигә сиңа 5 эт?” яки “Мондый кыйммәтле хобби сиңа нәрсәгә?”,“Син әллә моңа җитди карыйсыңмы?”. Әңгәмәдәшче сезне дөрес аңламаска һәм үпкәләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк, һәр кеше дә үзенә ошаган шөгыльне сайлый. Сезгә ул сайлаган шөгыль ошамый икән, бу башка кеше дөрес эшләми дигән сүз түгел.
Сорау: “Күпме тора?”
“Ничә сум акча эшисең?” дип сорауны гомумән бирү зур тәриясезлек. Акчаны әз эшләве турында кемнең әйтәсе килсен инде? Күп эшләгән кешенең шулай ук үзенең финанс хәле белән уртаклашасы килмәячәк. Сез бит салым инспекциясе түгел. Һәр кеше әйбер алганда үзенең бюджетыннын чыгып ала. Әйбернең дә шуңа күрә: “арзлысы” һәм “кыйммәтлесе” була.
Үзегезгә бу сорауларга җавап бирергә кыен булган кебек, сезнең әңгәмәдәшчегә дә уңайсыз булачак.
Тәрҗемә итте Ибәтуллина Илүзә
Фото: www.adme.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз