Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләр көнендә «MINGAZOV» татар кавер-төркеменең концерты узачак

"Татар музыкасы кичәсе" туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган махсус проект. Ул 16 майда Казанда «Туган авылым» ресторанында старт алды.

27 июньдә, яшьләр көнендә, 19:00 сәгатьтә Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Россиядә беренче «MINGAZOV» татар кавер-төркеменең концерты узачак. "Татар  музыкасы кичәсе" туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган махсус проект. 

Тамашачыны татар эстрадасының хитлары, баянга халык җырларын кушылып җырлау, тамашачылар белән интерактив программа көтә, ди оештыручылар.

Белешмә: 
Россиядә беренче «MINGAZOV» татар кавер-төркеме 2018 елда барлыкка килгән. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар. Аларның беренче зур чыгышлары Илназ Сафиуллиның туенда була. Проектның продюсеры - Роман Тушев, саундпродюсер – Юрий Федоров. Команданың репертуарында 60тан артык җыр исәпләнә. Иҗат коллективы кыска вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән. Аларны Татарстан районнарына, Мәскәү, Пенза, Ульяновск шәһәрләренә төрле бәйрәмнәргә чакыралар. Тиздән Төркиядә чыгыш ясарга планлаштыралар. 

Төркемнең солисты Ильяс Минһаҗев Әлмәт шәһәрендә туган. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган. Бүгенге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетында белем ала. Ильяс бәләкәй чагыннан җыр-моңга гашыйк. Төрле республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулаган. 2020 елда ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Барс Медиа Груп” компаниясе оештырган «Яңа йолдыз» телевизион-вокаль проектының суперфиналисты булды. Узенең табигый сәләтен оста куллана егет. Моңлы тавышы, харизмасы, ташып торган эчке энергиясе һәм ихласлыгы белән җәлеп итә ул. Көн саен үзенең хыялын тормышка ашыру өстендә эшли, куйган максатларына ирешә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев