-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Татарстанлылар автокредитка "бата" Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.
-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Яшьләр Шекспирның моңарчы татарча куелмаган әсәрен сәхнәләштерә
Татар театры тарихында беренче мәртәбә Шекспирның «Цимбелин» пьесасын 4 һәм 6 декабрьдә карап булачак. Аны Казан театр училищесының Уку театры сәхнәсендә (Профсоюзная урамы, 19) куячаклар. Әсәрне Луиза Янсуар тәрҗемә иткән.
4 декабрь - 14.30
6 декабрь - 18.00
Ни өчен пьеса «Цимбелин» дип атала? Бу сорауга җавапны беркайчан да таба алмабыз. Автордан инде сорап булмый, хәер, ул авторның кем булуы – үзе дә ачык мәсьәлә булып кала бирә.
Сюжет буенча, Цимбелин – бүленгән Британиянең кырыс хакиме. Аның кызы һәм варисы Имогена, әтисеннән яшереп, фәкыйрь Леонатка кияүгә чыга. Әтисе моңа түзми, ачудан Леонатны патшалыктан сөрә... Каһарманнарга дөньяның кырыс һәм аяусыз булуын танырга, язмышлары өчен җаваплылыкны үз кулларына алырга, тормышта үз юлларын табарга өйрәнергә туры киләчәк.
Режиссер: Резеда Гарипова.
Тәрҗемәче: Луиза Янсуар.
Рольләрдә: Казан театр училищесының 4 курс актерлары (татар бүлеге). Курсның сәнгать җитәкчесе: Зөлфәт Закиров.
Актерлык осталыгы буенча педагог: Резеда Гарипова.
Спектакль татар телендә (тәрҗемәсез) 2 сәгать 10 минут бара, антракт белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз