Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләрдән калышмаска!

Татарстанда яшьләргә игътибар зур булуына ияләшеп беттек бугай: яшьләр оешмалары гамәлдә, уку-укыту мәйданчыклары эшләп килә, бәйгеләр, грантлар да шактый. Һәр йортның диярлек ишегалдында – спорт мәйданчыклары. Хәтта иҗтимагый тормышта үзең сынап карау мөмкинлекләре дә җитәрлек.

Татарстанда яшьләргә игътибар зур булуына ияләшеп беттек бугай: яшьләр оешмалары гамәлдә, уку-укыту мәйданчыклары эшләп килә, бәйгеләр, грантлар да шактый. Һәр йотның диярлек ишегалдында – спорт мәйданчыклары. Хәтта иҗтимагый тормышта үзең сынап карау мөмкинлекләре дә җитәрлек. Өлкән сыйныф укучылары «Потенциал, компетенция, үзмәшгульлек» кебек төшенчәләр белән эш итә белә. Универсиада үткәрдек, инде менә дөнья күләмендә эшче һөнәрләр Чемпионаты кунакларын каршыларга әзерләнәбез. Әмма бүгенге сүзем үз урынын мәдәният киңлекләрендә күргән яшьләр турында.

«Мәдәният» сүзенең әле борынгы римлылар уйлап тапкан тәрҗемәсе – ихтирам, тәрбиядән гыйбарәт. Боларның барысы да кешене Кеше итә. Мәдәниятсез кеше фәкать хайван гына. Ә кешелек цивилизациясе уңышлы үссен өчен, тәҗрибәне бер буыннан икенчесенә тапшыру алшарт. Менә шунда гасырлардан килгән «аталар белән балалар» бәхәсе барлыкка килә дә. «Аталар», үз хаталарында маңгайларын бәреп канатканнан соң, балаларын сакларга, якларга тырышалар, ниятләре – рухи кыйммәтләрне сеңдереп, «якшылык, матурлык, сафлык»ка өйрәтү. «Балалар» исә каршылык күрсәтә, аларның үз юллары белән атлыйсы килә. Эзләнүсез генә үсеш була димени! Әлеге мәңгелек диалектиканы без яшәгән мәгълүмати прогресс чорында күзәтүе аеруча кызык. Мәгълүмат дигәнең интернеты булган һәркем өчен ачык. Гыйлем исә сакраль көч булудан туктады. Кешенең фикерләү ысуллары да үзгәрә, мәгълүмат үзләштерү юллары да башка инде. Балалар технологияләрне әйтерсең лә туганда ук белеп туа, тәпи киткәнче үк гаджетларны өйрәнә. Киштәләрендә энциклопедияләре булган әби-бабайлар  барысын да белүче аксакал түгел хәзер. Әйе, әйе – яшьләр бездән яхшырак, дип мыгырдап йөри торган чак кына. Яшьләр – дөньяга ачык, фикерләре әле катмарланмаган, хорафатлардан азат, алар ялган һәм ясалма борын чөюләрне шунда ук сизеп ала һәм куркуны белми. Әлеге сыйфатларны санаганда, конкрет кешеләрне күзалдында тотам, билгеле. Беренче чиратта, билгеле, иҗат кешеләрен. Чөнки нәкъ менә иҗатта кеше үз-үзенә тугры була ала. Шунысы куандыра: соңгы елларда Казанда яшьләр арасында үзгә бер иҗат мохите барлыкка килде. Тормыш кайнаган берничә төп ноктаны санап китәргә дә була. 


Ул – Тәбрис Яруллин җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аның фикердәшләре һәм дуслары командасында танылган композитор Рәдиф Кашапов белән тарихчы Айрат Фәйзрахмановлар да бар. Аларның девизы: «Татарчаны актуальләштерәбез, актуальне татарлаштырабыз». Ел саен үтә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, «Печән базары» һәм «Jadid-фест» шәһәр татар мәдәнияте фестивальләре, «Акыл фабрикасы» һәм «Тарихи бранч» уку-укыту форматындагы чаралар һ.б. – алар эшчәнлегенең күркәм нәтиҗәләре.  
Ул – «Калеб» иҗади татар яшьләре – композитор, шагыйрь, рәссам, драматурглар берләшмәсе. Берничә ел элек әлеге форматны яшь журналист, Казан консерваториясе мөгаллимәсе Гүзәл Сәгыйтова уйлап табып, очрашу кичәләре оештыра башлады. 2018 елның көзеннән ул Г.Кариев исемендәге татар Яшь тамашачы театры директоры итеп билгеләнде, «Калеб» тә шул рәвешле түбәле булды. Әлеге театр белән тагын бер исем калка: хореограф, биюче Нурбәк Батулла. Ул Кариев театрында эшли, республиканың башка сәхнәләрендә бәйсез проектлары белән катнаша. Мәсәлән, «Әлиф» спектаклендә баш рольне башкарганы өчен Нурбәк илнең иң зур театраль бүләге – «Алтын битлек»кә лаек булды. Әлеге спектакльне уйлап чыгаручы һәм куючы Туфан Имаметдинов та Казан иҗади яшьләре арасында танылган шәхес. Рус ТЮЗы баш режиссеры без алдарак искә алган буынның ачык мисалы. Үзен күрсәтергә бик яратмый, тыныч кына үз эшен башкарып, дөнья режиссурасы телендә шактый уңышлы спектакльләр тәкъдим итә. Ирекле проектларда да катнашырга өлгерә, фикердәшләре белән өч спектакль тәкъдим итте. Аларны тамырларына, үз тәңгәллегеңә, халкың мәдәниятенә һәм туган телгә тартылу берләштерә. Командада кемнәрме? Композитор Эльмир Низамов (бүгенге көндә иң популяр, үзен музыка сәнгатенең төрле өлкәләрендә уңышлы тормышка ашырган яшь татар композиторларының берсе), алдарак искә алган Нурбәк Батулла һәм Казанның тагын бер талантлы яшь хореограф һәм биючесе Марсель Нуриев (кызганыч, аның турында әлеге җәмәгатьчелеккә әлегә аз билгеле). Аларның беренче уртак проектлары – гарәп имлясы нигезендә татар язуының юкка чыгуына багышланган «Әлиф» хореографик спектакле булды. Икенчесе – «Шәмаил» хореографик спектакле, анысында Марсель белән Нурбәк урыннарын алмаштылар: Марсель биеде, Нурбәк сәхнәгә куйды. Куелышка Илдар Мөбәракшин (Мубай) белән Ильяс Гафаров кебек композиторларны да җәлеп иттеләр. Әлеге музыкаль спектакль рәссам Поповның каллиграфик хезмәтләре нигезендә тудырылган иде. Өченче проект – «Әллүки» спектакленең премьерасы 2018 елның ахырына туры килде. Сәхнәдә Тукайның илебезнең биш югалган теленә тәрҗемә ителгән биш шигыре яңгырады. Артистларның өчесе – профессионал, дүртесе телсез-чукрак, аларның аваз-сүзләр тезмәсе, кул хәрәкәтләре, Эльмир Низамов көе һәм хор җырлавы көчле тәэсир ясый. Туфан Имаметдиновның үз театрында куйган «Бал.Бесы» (Достооевскийның «Бесы» әсәре буенча) спектаклен аерым искә аласы килә: заман яшьләре белән рус классигының  алар ияләшкән телдә сөйләшүе килеп чыккан.      
Ул – «Җанлы шәһәр» дип исемләнгән заманча сәнгатькә ярдәм итү Фонды. Бу егетләр-кызлар Казанның мәдәни корабын армый-талмый тибрәтеп торалар. Фонд 2013 елда Диана Сәфәрова, Артем Силкин һәм Инна Яркова тарафыннан оеша. Республикабызның замана сәнгатен үстерергә омтылган, комерцияле булмаган оешма ул. Алар төрле юнәлешләрдә эшли: музыка, театр, нәфис сәнгать… Театр векторы аеруча күзгә ташлана: «Җанлы шәһәр»нең «Угол» дигән үз мәйданчыгы да бар. «Город АРТ-подготовка» һәм «Свияжск АРТель» театраль лабораторияләр, «Яшь режиссура остаханәсе» һ.б. проектлары гамәлдә. «Угол»да гел спектакльләр куелып тора. Иң мөһиме – биредә яшьләр, теле һәм милләте нинди булуга карамастан, үзләрен тормышка ашыра ала. Иҗатка омтылыш, сәләт һәм үзеңне күрсәтергә теләк кенә булсын! Менә бер мисал: «Мергасовский» спектакле. Казанлыларга «Черек күл буендагы иләмсез яшел йорт» буларак танылган Мергасов йорты кешеләре тарихы бу. Спектакльне Петербург режиссеры Вера Попова куйган. Текст авторлары – танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм Казан журналисты, блогер Радмила Хакова. Көен Петербург композиторы, «Алтын битлек» иясе Владимир Раннев язган. Проект рәссамы – Казан дизайнеры Ксения Шачнева. «Җанлы шәһәр»нең шаулап алган соңгы проектларыннан – Лев Толстой романы буенча куелган «Анна Каренина» иммерсив спектакле булгандыр. Аның турында аерым язарлык, шуны гына әйтәм: Казанда андый хәлнең булганы юк иде. 


Ул – «Смена» заман мәдәнияте үзәге: бер түбә астына урнашкан уку-укыту лекторие һәм китап кибете. Казанның зыялы яшьләренең тагын бер тартылу урыны да. Биредә актуаль сәнгать күргәзмәләре, китап фестивальләре уза, кино, концерт һәм спектакльләр куела. Монда да нинди милләттән булуың, кайсы динне тотуың мөһим түгел. Замана яшьләре турында сөйләшкәндә, бу хакта искәртү килешми дә. Татар форумы яшьләре биредә «Jadid-фест» фестивале үткәрә, Камал театры баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев белән театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовлар татар театры турында дискуссияләр оештыра, Туфан Имаметдинов үз командасы белән «Әллүки»нең премьерасын тәкъдим итә… 
Ул – алдарак санап киткән тартылу нокталары белән кисешкән татар альтернатив музыкасы дөньясы да. Беренче чиратта, бу Рәдиф Кашапов белән Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафуров исемнәре. Һәм этно-джаз, рок, фолк, электрон музыка кебек төрле юнәлештәге музыкантлары даирәсе. Бу егетләр-кызлар 2018 елның 30 августында Казан Кремлендә  заман татар мәдәниятенең иң зур Tat Cult Fest фестивален уздырды. Казан үзәгендәге берничә мәйданчыкта берьюлы утызлап заманча музыкант, әдәбиятчы, рәссам, актер һәм дизайнерлар чыгыш ясады. 
Тартылу нокталары арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры аерым урын алып тора. Ул традицияләр һәм консерватизм тыюлыгы булып кына да кала ала иде. Ә юк. Алар кебек яшьләргә хәерхаһлы булган тагын кайсы театр бар? Баш режиссер Фәрид Бикчәнтәев, үзләрендә эшләгән яшьләрнең башлангычларын яклап кына калмый, ә аларның төрле бәйсез проектларында катнашуларына да каршы килми. Болар барысы да үз нәтиҗәләрен бирә. Камал театры тирәсендә хәзер таләпләре һәм өстенлекләре өлкәннәрнекеннән аерылып торган үз тамашачылары аудиториясе дә барлыкка килде.  
Болар – Татарстан мәдәнияте дөньясында кайнаган кайбер күренешләргә күз йөгертеп чыгу гына булды, билгеле. Аларга аерым игътибар бирү дә кирәк. Сүз хакимияттә утыручыларның игътибары һәм акчалата ярдәм (хәер, анысы да комачау итмәс иде) турында гына бармый. Ә безнең аңлау һәм катнашуның мөһимлеге хакында. Яшьләр, ничек булса да, эзләнү юлында, иҗатта, үсештә булачак, яңалык булдырырга омтылачак. Ә без алар белән янәшә атларга өлгерергә тиеш.  Нинди атлау ди, бар көчебезгә йөгерергә! «Кая ул яшь шпана, безне җир йөзеннән юк итәргә омтылган? Юк ул, юк, юк...» – дип җырлаган иде кайчандыр Борис Гребенщиков. Миңа калса, ул бар. Галәмнең рәхмәте! 

Ләйсән Фәизова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев