Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләй өзелгән гомер: көймәдә йөзү кыз һәм егет өчен фаҗигале тәмамланган

22 август көнне Алабуга районында көймәдә йөзеп киткән 16 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егет югалган иде.

22 август көнне Алабуга районында көймәдә  йөзеп киткән 16 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егет югалган иде. Яшьләр дуслары белән елга буенда ял иткән булган. Ике ел очрашып йөргән кыз Кама буйлап моторлы кабартылган көймә белән йөзеп китәләр һәм юкка чыгалар.

Бүген, 25 августта, Кама елгасында югалган кызның гәүдәсе табылган.

Соңрак эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Каманың уң як яр буенда ярдан 30-40 метр чамасы ераклыкта егетнең дә мәете таптылар. Ул кызның гәүдәсе табылган урыннан агым буенча 800 метр чамасы өстәрәк булган.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев