-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Яшүсмерләр фестивале "Алтын каләм"дә катнаш!
Күптән түгел «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында балалар, яшүсмерләр, яшьләр матбугатының «Алтын каләм»-2019 XXIV Республика фестивале старт алуына багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова һәм ТР Яшьләрэшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Шулай ук сорауларга «Яңагасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе генеральдиректоры Илшат Әминов һәм КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский җавап бирде.
2019 елның 3-7 июлендә «Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм – Золотое перо» XXIV Республикабалалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Традицион рәвештә фестивальдә 10 яшьтәналып 18 яшькә кадәрге яшь журналистлар катнаша ала.
Фестиваль 4 этапта уза. Конкурс программасы 7 юнәлештә үткәрелә:
- Басма мәгълүмәт (рус һәм татар телендә)
- Телевидение (рус һәм татар телендә)
- Радио (рус һәм татар телендә)
- Мультимедиа (рус һәм татар телендә)
- Фотожурналистика
- Дизайн һәм верстка
- Блогерлык
Беренче булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады: “Фестиваль беренче тапкыр 1996 елда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм журналистлар берлеге инициативасы белән уздырылды, бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә, без моңа бик шат”, -дипсөйләде.
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашуны Илшат Әминов «Алтын каләм» фестиваленең төп бурычын билгеләүдән башлады: “Беренче бурыч, яшь журналистларның эшчәнлеген ачыклау, хуплау һәм бүләкләү, икенче бурыч,мәгълүмат кырын үстерү процессына иң талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм иң мөһиме ике дәүләт телендә (рус һәм татар) сөйләшә һәм яза белгән яшь журналистларны булдыру. Безгә универсаль кадрлар кирәк!”- дип белдерде.
Конференция барышында Татарстан Республикасы мәгълүмат кырының актуаль көн тәртибендәге мәсьәләләрдән чыгып, фестиваль темаларының сайлап алынуы ачыкланды, бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова хәбәр итте.
1 тема – Татарстанда үткәрелгән эшче һөнәрчеләр елына һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышлана.
2 тема –Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышлана.
3 тема – Фәнни-танылган журналистикага багышланган.
4 тема –АССР дәүләтенә 100 ел тулуга багышланган.
5 тема – 2019 - Ресспублика күләм Театр елына багышланган.
Соңыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов барысын да шатландырды: “Фестиваль җиңүчеләре Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчасы хисабына белем алачак һәмКазан федераль университетында Журналистика бүлегендә,шулай ук быел беренче тапкыр Телевидение бүлегендә уку өчен грантка ия була алачаклар!” – дип хәбәр итте.
Илүзә Ибәтуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз