Логотип Идель
Яңалыклар

ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН КОВИДТАН ВАКЦИНА ТЕРКӘЛӘ

Теркәү-теркәмәү турындагы карар экспертиза уздырганнан соң кабул ителәчәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Гам-КОВИД-Вак-М" Гамалея исемендәге  эпидемиология һәм микробиология үзәгеннән яшүсмерләр өчен коронавирустан вакцинаны теркәүгә документлар пакеты алды. Теркәү-теркәмәү турындагы карар экспертиза уздырганнан соң кабул ителәчәк. Бу хакта сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итә, дип яза РИА "Новости".

"Вакцинаны теркәү турында уңай карар кабул ителгән очракта препарат үсмерләрне яңа коронавирус инфекциясеннән яклау өчен бары тик ирекле нигездә һәм ата-аналар яки башка законлы вәкилләр ризалыгы булганда гына кулланылачак", - дип ассызыклаган басманың әңгәмәдәше.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта Россиядә Гамалея исемендәге үзәктән ике препарат теркәлгән - ике компонентлы "Спутник V" һәм бер компонентлы "Спутник Лайт".

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев