-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ
Бүген язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
Рәфикъ Юнысов «Идел» журналының да якын дусты иде. Язучы безнең редакциядә 1993-2000 елга кадәр баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Милли җанлы, тирән белемле, креатив, юмор яратучы публицистны редакция кызлары бүген дә сагынып искә ала.
Рәфикъ абый күптән түгел генә “Идел” редакциясенә килеп, хәлләребезне белеп киткән иде. Җор телле коллегабыз кыска гына вакыт эчендә дә барыбызның хәлләрен белешеп, үз фатихасын биргәндәй күңелле хатирәләре белән уртаклашкан иде.
Р. Юнысовны шагыйрь буларак та хөрмәт иттек, композитор Сара Садыйкова белән бергә иҗат иткән җырлары бүген дә халык күңелен юата. Юныс аганың көләч йөзе, күтәренке рухы күңелләребездә озак сакланыр.
Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүм белән хушлашу вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз