-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Язучылар эшенә нәтиҗә чыгарылды
Язучылар берлегенең Тукай клубында Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш булды.
Җыелыш Берлек рәисе Данил Хәбибрахман улы Салиховның кереш сүзе һәм Президиум сайлау белән башланды. Президиумга шигърият остаханәсе җитәкчесе, танылган шагыйрә, С. Сөләйманова, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәйрүзә Мөслимова; проза остаханәсе җитәкчесе, танылган прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин; драматургия остаханәсе җитәкчесе, танылган прозаик, драматург, Г. Исхакый, Ф. Хөсни, Т. Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди; әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, әдәбият тәнкыйтьчесе, Җ. Вәлиди ис. әдәби премия лауреаты Әлфәт Закирҗанов; балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе, танылган шагыйрь, прозаик, драматург, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон; рус телле әдәбиять һәм тәрҗемә секциясе җитәкчесе, Г.Державин премиясе лауреаты Алексей Остудин сайланды.
Ел йомгакларына багышланган очрашуга җыелган каләм ияләре 2019 елда бакыйлыкка күчкән язучылар Мөсәгыйть Хәбибуллин, Җәүдәт Дәрзаман, Әмир Камалиев, Әнәс Исхаковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов чыгыш ясады һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән язучы Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы; язучы Мәхмүдов Заһит Борис улы (Заһит Мәхмүди); әдәбият галиме Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы; шагыйрь Шаһиәхмәтов Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы; язучы Зарифуллин Фирдәвес Зәбихулла улы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына язучы Шәрифуллин Наил Искәндәр улы; язучы Корбанова Гөлнур Равил кызы; шагыйрь Иматдинов Шәфыйкъ Хасиятулла улы; язучы Турхан Евгений Андреевич лаек булды.
Язучы Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы (Рәдиф Сәгъди) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән; шагыйрә Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе белән; язучы Дәрзаманов Җәүдәт Харис улы (вафатыннан соң) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән; язучы Яхин Фәрит Зәкиҗан улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнделәр.
Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Данил Салихов китап шәшрияты хезмәткәрләренә Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм шураның җаваплы сәркатибе Госман Гомәр шагыйрьЗиннур Мансуровка Аксакаллар шурасы медален тапшырдылар.
Берлеккә 2019 елда кергән язучылар Ханнанов Рамил, Имамиева Айсылу, Сорокин Николай, Булатова Галина, Учаров Эдуард, Әбделмәнов Рәкит, Гыйлемханов Риман, Фәттахова Лилия, Арсланова Рәхимә, Яһүдин Марска таныклыклар тапшырылды.
Татарстан Язучылар берлегенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак докладын Берлек рәисе Данил Салихов укыды.
Утырышта Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре җитәкчеләре Факил Сафин, Рифкать Шаһиев еллык хисап докладлары белән чыгыш ясадылар.
Жанрлар буенча ясалган докладлар:
• 2019 елгы татар шигъриятенә күзәтү
Луиза Янсуар – шагыйрә, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, “Бэлла” Халыкара әдәби премиясе лауреаты.
• 2019 елгы татар прозасына күзәтү
Гөлфия Гайнуллина – филология фәннәре кандидаты, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы доценты
• 2019 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү
Галина Зәйнуллина – сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә буенча әдәби консультанты.
• 2019 елгы балалар әдәбиятына күзәтү
Ләйлә Минһаҗева – филология фәннәре докторы, КФУның Татар әдәбияты кафедрасы доценты
• 2019 елгы сәхнә әдәбиятына күзәтү
Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире.
• 2019 елгы әдәби тәнкыйтькә күзәтү
Галимҗан Гыйльманов – язучы, әдәби тәнкыйтьче, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты.
Язучылар берлегендә китап күргәзмәсе эшләде.
Әдәби ел йомгаклары җыелышында укылган докладлар Берлек сайтының ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ бүлегенә куелачак.
Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз