Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Язучы Зифа Кадыйрованың дачасында кулъязмалары янган

    Язучы Зифа Кадыйрованың Чаллыдагы дачасын янган. Янгын әдибәнең ике катлы йортын, мунчасын һәм ишек алдындагы беседкасын юк иткән. Болар белән бергә язучының кулъязмалары, дипломнары һәм алган бүләкләре харап булган. Моның турында  «Челнинские известия» хәбәр итә.

    Язучы бу йортны вафатына кадәр ире белән бергәләп төзегән, соңгы елларда язучы анда озаклап яшәгән, әсәрләрен язган. Ут телләре яңа китап бастыру өчен җыйган материалларны да юк иткән. Язучының этләре бәйләнмәгән булу сәбәпле генә исән калган, йортны карап торучы кияүләре аларны янгын булган кичтә бәйдән ычкындырырга булган.

    Янгын электр җиһазлары урнаштырганда иминлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дигән фараз бар.

    Реклама

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!