-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Әйдә ШаяРТ»: татар ШТКсына рембрендинг ясалган
2019 елда Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының Татар лигасына 25 ел тулды. Шул уңайдан ул, тагын да үстерелеп, географиясе киңәйтелеп һәм рембрендинг ясалып, «Әйдә ШаяРТ» дигән яңа исем йөртә башлады һәм республика статусын алды.
Татар лигасы уеннары берничә этапта уздырыла. Беренчесе – район этаплары күптән түгел генә төгәлләнде: лиганың кураторлары Татарстан Республикасы районнарына чыгып, КВН мәктәбе оештырды, катнашучыларны укытып, сайлап алу турларын уздырды.
Киләсе этап фестиваль форматында узачак һәм район этапларында гран-при яулаган барлык командаларны Казанда җыячак. 2019 елның 27 май аеннан 2 июньгә кадәр фестиваль башкалада дәвам итеп, зур һәм тантаналы гала-концерты белән тәмамланачак. Анысы 2 июньдә Г. Кариев ис. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында уздырылачак. Ул заманча телевизион юмористик шоу форматында булачак.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Tatar Production иҗат берләшмәсе, КВН РТ, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
ФОТО: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз