Логотип Идель
Яңалыклар

ӘЙДӘГЕЗ КАБАН КҮЛЕ ЯРЫНА? МИЛЛИ КИЕМНӘН, ЯМЕ?

Казанда 29 һәм 30 август көннәрендә Кабан күле ярында «Милли кием» дигән бәйрәм узачак.

Казанда 29 һәм 30 август көннәрендә Кабан күле ярында «Милли кием» дигән бәйрәм узачак. Биредә иммерсив спектакль күрсәтеләчәк. Спектакльдә узган гасыр башында Татар бистәсе территориясендә барган вакыйгалар торгызылачак.


Кунакларны милли киемнән килергә чакыралар. Алар өчен кызыклы бүләкләр әзерләнгән. Су өстендәге сәхнәдә Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең музыкаль коллективлары чыгыш ясаячак.


Шулай ук яр буенда милли кием тарихына багышланган лекцияләр, бию буенча мастер-класслар оештырыла һәм оркестрның чыгышы көтелә. Барлык чараларга да керү ирекле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев