-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Йөгерә башлау өчен мотивация!
Хәзерге вакытта массачыл-мәдәни чаралар гына түгел, йөгерү марафоннарының вакыты күчерелде. Иртә-кичләрен йөгерүчеләр өчен Timerman (Тимермэн) марафоны яхшы таныш. Ул быел май аенда уздырылырга тиеш иде, әмма билгеле сәбәпләр аркасында 15-16 августка күчерелде.
фото - pixabay.com
"Тimerman" марафонын оештыручылар август аен көтеп тормаганнар, марафонны онлайн форматта башлап җибәргәннәр. Кыскасы, онлайн-марафонда катнашырга теләгән һәркем 10 көн рәттән бер сәгать дәвамында йөгерергә тиеш булалар. Иң мөһиме - йөгергән вакытны таймерда саклап барырга кирәк. Катнашучылар рейтингы вакыт буенча түгел, ә йөгергән ераклык буенча төзеләчәк.
Спортчылар өчен көндәлек тренировка да каралган: оештыручылар белән катнашучылар уртак чатта аралашып торачак.
Онлайн-марафонга теркәлү 21 майга кадәр дәвам итә. 1 июньдә инде нәтиҗәләр билгеле булачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат: http://challenge.timerman.org/#faq
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз