-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
-
Бүген фотога төшә торган көн! Бүген Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
Ык буе авылы Сабан туе быел зурлап үткәреләчәк
Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Бүгенге көндә бу бәйрәм хезмәт бәйрәме генә түгел, дуслык, туганлык, бердәмлек бәйрәме дә. Электән үк Сабан туе төрле милләт вәкилләренә дусларча аралашу мөмкинлеге биргән. Быел Ык буенда үтәчәк Сабан туе да кунакка татарларны гына түгел, барлык теләгән кешене кунакта көтә. Моның турында бүген Татар-информ агентлыгында, Ык буе авыллары Сабан туена багышланган пресс-конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татар эшмәкәрләркнә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев сөйләде. Ул мондый чараның татар авылларын үстерү һәм саклап калуда ни дәрәҗә әһәмиятле булуын да ассызыклады.
Бу сүзләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева да җөпләде. Ул Сабан туенда булачак чаралар, бәйрәм программасы белән таныштырып китте.
16 июнь көнне, Алла боерса, иртәнге тугыздан ук бәйрәм башланып китәчәк. Оренбур, Башкортстан һәм Татарстанның төрле өлкәләреннән кунаклар килер дип көтелә. Кунакларны чарага без су юлыннан килеп дип көтәбез. Аларны Ак кала (Актаныш) бик матур итеп каршы алачак.
Ык буе Сабан туена әзерлек кыштан ук бара. Бәйрәм программасына концерт, милли уеннар, милли спорт төрләре, ат чабышы һәм башка бик кызыклы чаралар кертелгән. Милли уеннарда Актаныш Ык елгасы тирәсендә урнашкан 13 район катнашачак, ә менә көрәштә барлык теләгән кешене катнаштырачаклар. Җиңүчеләр буш кул белән китмәячәк. Ат чабышыннан кала, татар аты токымы ярышлары да узачак. Бу да Ык буе районнары дәрәҗәсен дә күтәрер иде.
Быел Актаныш районы Сабан туен бәйрәм иткәнче Ык буе тарихына багышлан фәнни - гамәли конференция дә үткәрергә планлаштыра. Аның даталары 14-15 июньгә туры килә. Конференция Актанышка гына багышланган булмаячак, анда Татарстанның 100 еллыгын, Акташын районына 90 ел тулу, Ризаетдин Фәхретдиннең 160 еллыгына, Муса Җәлил һәм Ватан сугышына багышланачак. Кызыклы һәм бик әһәмиятле темалар белән чыгыш ясарга төрле өлкәләрдән галимнәр киләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз