Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2834
      0
      6

    ҖЫЛЫ ҺАВА СЕНТЯБРЬ АХЫРЫНА КАДӘР САКЛАНАЧАК!

    Берничә көн элек Татарстанга килгән коры һәм уртача җылы һава торышы республика территориясендә сентябрь ахырына кадәр сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Әбиләр чуагы төбәктә көчле көнбатыш антициклоны аркасында урнашкан. Ул «Атлантиканың дымлы һава массалары континентка тирәнтен үтеп керүгә киртә була һәм безнең территориядә уңайлы һава торышын тота», — дип аңлата синоптиклар.

    26 һәм 27 сентябрьдә ял көннәрендә явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һава температурасы 4-9 градус, республика көнчыгышында +1дән +6 градуска кадәр була, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава 16-22 градуска кадәр җылыначак.

    Дүшәмбе, 28 сентябрьдә, төнлә һава +3тән +8 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +17дән +22 градуска кадәр җылына.

    Метеорологлар сишәмбе һәм чәршәмбе, 29 һәм 30 сентябрь көннәрендә, һава торышының элеккечә коры һәм җылы булуын көтә. «<…> тәүлеклек һава температурасы күпьеллык нормалардан 2-3 градуска югарырак булыр дип фаразлана», — дип искәртә белгечләр. 
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр