Логотип Идель
Яңалыклар

ҖЫЛЫЛАР ҖӘЙДӘ КАЛДЫ...

Татарстан территориясендә һава торышын көнбатыш циклонын формалаштыра - шуңа күрә күпчелек районнарда яңгырлы һәм болытлы

Татарстан территориясендә һава торышын көнбатыш циклонын формалаштыра - шуңа күрә күпчелек районнарда яңгырлы һәм болытлы, дип сөйләделәр ТР гидрометүзәктә.

Җомга көнне, 24 сентябрьдә, республика атмосфера фронтлары йогынтысында булачак - болытлы, вакыт-вакыт яңгыр көтелә, төнлә - плюс 5-10 градус, көндез - 10-15 градус җылы.

Ялларда, 25 һәм 26 сентябрьдә, һава торышының циклон характеры сакланачак. Шимбә көнне атмосфера фронты үткәндә төнлә һәм иртән көчле яңгыр явачак. Якшәмбе көнне бераз яңгыр булыр дип фаразлана. Төнлә 4 градустан 9 градуска кадәр салкын булачак. Шимбә көндез 8-13 градус көтелә, якшәмбе - 10-15 градус

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев