ҖЫЛЫТА (ниһаять!)
Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
Язга кердек бит! Димәк, көннәр дә бик тиздән җылытачак. Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Иртәгә көндез болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -14...-19 градус, төбәкнең көнчыгышында аязганда – 24 градус булачак.Көндез җепшек, кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин.
Иртән һава температурасы -4...-9 градус, көнчыгышта – 16 градуска кадәр булачак. Көндез һава торышы 0...-5 градуска, көнчыгышта – 9 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе, 3 мартта, республикада янә болытлы һава торышы көтелә. Кар яварга мөмкин. Төнлә кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәр дип фаразлана. Һава температурасы төнлә -6...-11 градус, көндез - 1 дән -6 градуска кадәрбулачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев