Логотип Идель
Яңалыклар

Җәйнең “тәмле” вакыты

Килешәсездер, җәйнең иң “тәмле” вакыты нәкъ менә июнь ахырларына туры килә. Иң беренче җәйге сый — каен җиләге өлгерә. Кечкенә чакта, үземне белә башлаганнан бирле, майонез чиләгемне тотып якындагы басуга мәрхүмә дәү әниемә ияреп китә идем. Ә анарчы, башта дәү әнием үзе генә “разведка”га барып кайта.

Килешәсездер, җәйнең иң “тәмле” вакыты нәкъ менә июнь ахырларына туры килә. Иң беренче җәйге сый — каен җиләге өлгерә. Кечкенә чакта, үземне белә башлаганнан бирле, майонез чиләгемне тотып якындагы басуга мәрхүмә дәү әниемә ияреп китә идем. Ә анарчы, башта дәү әнием үзе генә “разведка”га барып кайта.

Аннары мине үзе янына чакырып, “Алсу алмам, җиләк өлгергән бит”, ди. Шуннан көн саен икәүләшеп басу юлын таптый башлыйбыз. Әй җиләк җыюның рәхәтлекләре. Аның кадәр тынычландыра торган башка эшне атый да алмыйм.

Басуга барып җитүгә күзләр як-якка карана башлый, җиләк эзли. Зур берәр алан тапкач, сөенүдән сикерә башлаганнарым истә калган. Ә иң беренче җиләкне өзеп алуга, дәү әнием “иске авызга — яңа аш”, дип ашарга куша иде.

Бүген дә, җиләк җыярга дип, эштән ял алып, авылга кайтырга булдым. Өйгә кайтып әти-әни белән күрештем дә, җиләккә китеп бардым. Басуга барып, машинадан төшүгә, кечкенә чактагы сүзләр, кылт итеп, искә төште. Иске авызга — яңа аш! Бу юлы да шул сүзләрне кабатлап, җиләктән авыз иттем. Аның тәмлелекләреее… Ләкин бик бирелеп китеп, бу тәмлүшкәне ашарга тотынсаң, өйгә буш майонез чиләге тотып кайтуың да бик ихтимал.

Кайбер кешеләр белән җиләк турында сөйләшә башласаң, “әй, шул вак җиләкне җыярга түземлегем җитми, без барып та тормыйбыз” дигән сүзләр ишеткәләргә туры килә. Әмма алар шул вак кына җиләкнең нинди файдалы икәнен күз алдына да китерә алмыйлар.

Әлеге язмамнын файдасы башкаларга да тияр дип уйлыйм һәм каен җиләге нинди авыруларга каршы көрәшә алуы турында мәгълүмат биреп китәм.

Каен җиләгенең җиләген генә түгел, яфрагын һәм тамырын да төрле авыруларны дәвалау өчен кулланалар. Яфракларында исә С, В һәм башка бик күп витаминнар тупланган икән. Шуңа да, салкын тиюгә каршы көрәшүче үләннәр арасында, каен җиләге яфраклары беренче урында тора. Кипкән җиләк яфракларыннан ясалган чәйне йөткергәннән, тамак авыртканнан һәм иммунитетны арттыру өчен эчәләр.

Ә җиләктән ясалган маска тире картаюны туктата, битнең төсен агарта, үлгән күзәнәкләрне чистартырга ярдәм итә. Матур буласыгыз килсә, 2-3 аш кашыгы җиләкне изеп, биткә 15-20 минутка сылап тора аласыз.

Каен җиләгенең тамырыннан исә бавыр, бөер авыртканда, гастриттан тилмергәндә файдаланырга була. Моның өчен җиләк тамырыннан төнәтмә ясап, бер тәүлеккә суыткычка куерга һәм көн саен бер аш кашыгы эчәргә кирәк.

Хәзерге вакытта җиләкнең нәкъ тә өлгергән вакыты. Кышка запас әзерләп калу өчен менә дигән вакыт. Ашыгыгыз һәм сәламәт булыгыз!

3

Алсу Гәрәева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев