Логотип Идель
Яңалыклар

Йогышлы авырулар хастаханәсе төзелә

Биредә хәтта иң катлаулы пациентларга да ярдәм итә алалар. Объектның якынча бәясе - 1,6 миллиард сум, төзелешкә ТР бюджеты акча бүлеп бирәчәк.

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелә башлады, ул Җиңү проспектындагы гамәлдәге бина янында урнашачак.

ТАСС хәбәр иткәнчә, корпус төзелешен 1 августка төгәлләргә планлаштыралар. Оешманың куәте 200 койка тәшкил итәчәк, кирәк булганда аны 400 урынга кадәр арттырырга мөмкин булачак. Биредә хәтта иң катлаулы авырулы пациентларга да ярдәм итә алалар. Объектның якынча бәясе - 1,6 миллиард сум, 0,4 миллиард җиһазлар бәясе тәшкил итәчәк. Төзелешкә ТР бюджеты акча бүлеп бирәчәк.

Фото: Бизнес-онлайн

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев