-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Йолдыз Миңнуллина мәктәп укучыларына әдәбият укыта!

Юк, танылган шагыйрә мәктәпкә укытучы булып күчмәгән. Ул, гомумән, дәресне мәктәптә түгел, ә Кариев театрында үткәргән.
Кариев театры үз бинасында әле яңа гына мобиль дәресләр проектын башлап җибәргән. Йолдыз Миңнуллина үткәргән әдәбият дәресе – шушы проектның беренче карлыгачы.
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева “Идел”гә проект турында түбәндәгеләрне сөйләде:
- 21нче февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан, театрыбызда Казан татар мәктәпләре директорларын җыеп, театр һәм мәктәп темасына түгәрәк өстәл үткәрдек. 38 мәктәп директоры, шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре дискуссиядә катнашты, “Кәҗүл читек” спектаклен карады. Фикер алышканда директорлар, “укучыларга мобиль дәресләр үткәрелсә, яхшы булыр иде”, дигән тәкъдим әйтте.
Һәм, нәтиҗәдә, репертуардагы “Алмачуар” спектакле буенча шундый дәрес узган атнада үткәрелде дә. Спектакль зур залда бара, шунда ук экранда презентацияләр күрсәтелде. Мобиль дәресне танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина алып барды. Ул Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә, атлар темасына багышланган иде.
Проектта кайбер башка темаларга да мобиль дәресләр булачак, чөнки безнең репертуарда татар әдәбияты программасына кергән әсәрләр буенча спектакльләр берничәү: “Кәҗүл читек”, “Печән базары”, “Әйт әле күбәләк”. Мобиль дәресләр үткәрүгә билгеле шәхесләрне җәлеп итәргә телибез. Хәзерге вакытта килешүләр бара, шуңа күрә мобиль дәресләрне кемнәр үткәрәчәген әлегә хәбәр итә алмыйм.
Балалар дәрестә бик теләп катнашты, укытучылар тарафыннан да кызыксыну сизелде. Гомумән, мәктәп укучыларына адресланган проектларны тамашачы ярата. Шундыйлар арасында “Кариев+” дигәнен атап әйтә алам: артистлар мәктәпкә барып, берәр спектакльдән өзек күрсәтә, остаханә үткәрә, аннары укучылар белән җанлы әңгәмә бара. Балалар бик актив катнаша! Аннары театр сайтында, социаль челтәрләрдә тәэсирләрен язалар.
Беренче мобиль дәрестә катнашучылар – Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче гимназиянең уртанчы сыйныфлары иде. Гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина фикере белән дә танышыйк:
- Узган ел Мәскәүгә укырга баргач, мобиль дәресләрнең анда бик уңышлы кулланылуын күреп кайткан идек. Укучылар төрле инфраструктураларга йөреп, төрле фәннәрдән атна саен мобиль дәресләрдә укый. Бик уңай карыйм мондый дәресләргә, чөнки укучылар өчен укытучыны вакытлыча “алмаштырып” тору, белемне яңача үзләштерү кызык, укытучылар да үзләренә тәҗрибә ала. Бездә мобиль дәресләр әле ул кадәр таралмаган, тик киңрәк куллануга кертәсе иде аларны.
“Алмачуар” буенча дәресне Йолдыз Миңнуллина бик оста алып барды, шулкадәр әйбәт әзерләнгән иде. Балалар әсәр турында да, татар халкының атка мөнәсәбәте турында күп белем алдылар. Мәсәлән, ни өчен бездә ир кешегә “ир-ат” дип әйтәләр? Дәрестә шундый гади булмаган сорауларга җавап та эзләделәр.
Йолдыз – безнең гимназиядә укыган кыз, талантлы шагыйрә, аның исеме гимназияне тәмамлаган атаклы шәхесләр исемлегенә кертелгән. Билгеле, гимназия укучылары өчен беренче мобиль дәресне Йолдыз Миңнуллина үткәрүе истә калырлык вакыйга булды. Мобиль дәресләрне Кариев театрында директор да, баш режиссёр да, башка белгечләр дә үткәрә алыр иде, дип саныйм. Чөнки алар барысы да гыйлемле, татар әдәбиятын һәм театрын тирәнтен белгән кешеләр.
Кариев театрына мобиль дәресләргә йөрүне дәвам итәчәкбез. Апрельдә Камил Кәримовның “Шәй-бү”, Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” һ.б. әсәрләре буенча мобиль дәресләрдә укучылар сыйныфлары, параллельләре белән катнашыр, дип уйлыйм.
Һәр мәктәптә театр куелганы барыбызга да элек-электән билгеле, ә менә театрның мәктәп укучылары өчен дәресләр оештыруын белми идек әле. Һәрхәлдә, Казандагы башка театрларда мобиль дәресләр үткәрү турында ишетелгәне юк иде кебек. Әллә бар идеме? Кем белә?
Фотолар Кариев театрының Вконтактедагы рәсми төркеменнән vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз