Логотип Идель
Яңалыклар

Йолдызлар бу атнада нәрсә вәгъдә итә?

20-26 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы. Яңа атна ниләр алып килер?

Йолдызнамә (20.12-26.12)

Кучкар (21.03-20.04)

Атна шактый киеренке һәм күңелле вакыйгаларга бай булачак. Сезгә күп нәрсәне нәкъ менә быел тәмамларга кирәк. Көчегезне юкка-барга сарыф итмәгез. Күңел тынычлыгын сакларга һәм булганына сөенергә өйрәнегез. Кирәкмәгән очрашулардан, мәгънәсез бәхәсләрдән баш тартыртырга тырышыгыз.

Үгезбозау (21.04-20.05)

Бу атнада сезгә, килеп чыккан ситуацияне яхшырак аңлау өчен, ияләнгән даирә кысаларыннан чыгарга туры киләчәк. Һөнәри бурычларыгызга күбрәк игътибар белән карагыз, очрашуларга соңга калмагыз. Атна уртасында карьерагызга кагылган мәсәләләрне чишкәндә, үзегезне арытмагыз, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Якшәмбе көнне, мәшәкатьләрне бераз онытып, чыршы бизәргә керешә аласыз.

Игезәкләр (21.05-21.06)

Бу атнада күңелегездә сагыш хисе туарга мөмкин - төшенкелеккә бирелмәскә тырышыгыз. Сезне шатлыклы вакыйгалар, күңелле очрашулар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Кыю булыгыз, хыялланыгыз һәм яңа идеяларны тормышка ашырырга курыкмагыз. Сезнең барысы да килеп чыгачак!

Кысла (22.06-22.07)

Бу атнада кайбер кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ләкин сез моны тиз генә җиңә алачаксыз. Шулай булгач, сезнең абруегыз шактый үсәчәк, ә бу карьера баскычыннан алга китәргә ярдәм итәчәк. Барлык карарларны, кеше сүзенә карамыйча ,мөстәкыйль кабул итү уңышлырак булачак. Ялларда якыннарыгызга бүләкләр сатып алыгыз.

Арыслан (23.07-23.08)

Дүшәмбе көнне күңелле хәбәрләр көтегез, көн яңа танышулар өчен уңышлы булачак. Яңа елны каршылау өчен кызыклы компания барлыкка килүе мөһим. Чәршәмбе сезнең мөмкинлекләрегез арта, әмма нинди дә булса конкрет эш белән шөгыльләнү, игътибарны аңа юнәлтү яхшырак булачак. Шимбә - йортыгызны бәйрәмгә бизәү өчен менә дигән көн. Ләкин зур планнар турында уйлап, үзегез турында уйларга да онытмагыз.

Кыз (24.08-22.09)

Ышан, әмма тикшер - бу атнаның сезнең өчен төп девизы.Үзегезгә һәм башкаларга карата тәнкыйть белән карап, сез теләсә нинди нәтиҗәләргә диярлек ирешә аласыз. Бу атнада җитәкчегезгә үз идеяләрегез турында сөйләгез. Ял көннәре сирәк була торган бәйрәм алды ыгы-зыгысы булачак.

Үлчәү (23.09-23.10)

Сезнең алдыгызда килеп чыккан кыенлыклар атна ахырына таба кимиячәк.Карьерагызда һәм шәхси тормышыгызда яңа перспективалар ачылачак. Башкаларга планнарыгызны сөйләмәгез. Ял көннәрендә чыршы бизәп ,гирляндалар элегез.

Чаян (24.10-22.11)

Сезгә бу атнада уңыш елмаячак. Сезне карьера үсеше көтә. Күптәнге хыялларыгыз тормышка ашачак. Сезнең,якыннарыгызны бәйрәмнәрдә бүләк, яки сәяхәт белән шатландыру мөмкиннлеге булачак.

Укчы (23.11-21.12)

Яңа идеяларыгызны тормышка ашырганда, уңышка ирешерсез .Якыннарыгыз белән җылы мөнәсәбәтне саклап калырга тырышыгыз. Атна ахырында арып китүегез ихтимал. Шимбә - бүләкләр алу өчен уңышлы көн.

Кәҗәмөгез (22.12.-20.01)

Бу атна кызыклы очрашулар, яңа танышулар белән истә калачак .Килеп чыккан эшләрегезне озакка сузмыйча, вакытында башкарыгыз. Бәйрәмнәргә әзерләнергә менә дигән вакыт! Якыннарыгызның киңәшләренә колак салыгыз: алар хаклы булырга мөмкин.

Сукояр (21.01-19.02)

Бу атнада активлыгыгызны күрсәтергә тырышыгыз.Сез барысына да диярлек өлгерә алачаксыз.Эшләрегез яхшы гына барачак. Әмма ял итәргә онытмагыз. Ялларны тынычлыкта үткәрегез.
 

Балык (20.02-20.03)

Бу атнада күп кенә үзгәрешләр, көтелмәгән сәяхәтләр булу ихтимал.Үзегезне күрсәтергә, ачарга курыкмагыз. Яңа елга кадәр башлаган эшләрегезне җиренә җиткерергә, башкалар белән мөнәсәбәтләрне урнаштырырга омтылыгыз.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев