Логотип Идель
Яңалыклар

ЙОЛДЫЗЛЫ ЭКСКУРСИЯ

Тарих фәннәре докторы,“Идел” журналының даими авторы Лилия Габдрафикова 10 февраль көнне Г.Тукай әдәби музеенда экскурсия үткәрәчәк.

Тарих фәннәре докторы,“Идел” журналының даими авторы Лилия Габдрафикова 10 февраль көнне Г.Тукай әдәби музеенда экскурсия үткәрәчәк.

Музейның "Йолдызлы экскурсия"сендә ХХ гасыр башы татар көндәлек тормышы турында да мәгълүмат биреләчәк.

Экскурсоводлар, Г.Тукай һәм аның чордашлары иҗатын, Казан тарихын өйрәнүчеләр өчен тәкъдим ителә.
Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Катнашу: 590-86-67 номерына шалтыратып яисә WhatsApp 89274406462 номерына хәбәр җибәреп алдан язылу буенча. Музейдан хәбәр иткәнчә, сәламәтлекне саклау өчен маскаларда булу сорала, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез: проект кысаларында төрле өлкәдә эшләүче замандашларыбыз үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый һәм Габдулла Тукай тормышы, иҗаты, ХХ гасыр башы тормышы турында шагыйрьнең әдәби музеенда экскурсия уздыра. Экскурсияләр татар телендә уза.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев